Район мәктәпләрендә химия элементларының периодик системасына 150 ел тулуга багышланган VII Республика «Югары технологияләр атналыгы» акциясе кысаларында Д. И. Менделеев тормышы һәм иҗаты турында стенгазеталар, «Чикләрсез фән» фәнни докладлар конкурслары узды.
Укучыларның һөнәрләр дөньясы турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан, "Химия белән бәйле һөнәрләр" темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде, анда 150 дән артык укучы катнашты. Әлеге чара бигрәк тә кече мәктәп укучылары шатландырды. Алар өчен химия кабинетлары ачылды. Югары сыйныф укучылары һәм химия укытучылары «вулкан», «химик сөт», «химик костер» һәм башка кызыклы химик экспериментлар һәм тәҗрибәләр күрсәттеләр.
Балалар өчен химик тәҗрибәләр күзәтелүче күренешкә кызыксыну уятып кына калмый, табигать серен ачуга башлангыч нокта булып хезмәт итә, фән белән кызыксыну уята. Яшь химиклар бик канәгать калды.