Кичә, 12 февраль көнне, Буа шәһәренең 1нче номерля мәктәбендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган әфганчылар белән традицион очрашу узды. Ветераннар белән очрашуга кадетлар һәм югары сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар алдында хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Хәсәнов Р. Р., әфганчылар Заббаров Ф. З., Мөхәммәтшин Р. А., Арланов А. Н. чыгыш ясадылар. Алар Әфганстанда үз хезмәте, совет сугышчыларының батырлыгы турында сөйләделәр. Яшь армиячеләр, РДШ һәм СМС - балалар кунаклар өчен чыгыш, презентация һәм видеофильм әзерләделәр.
Хәзерге буын Бөек Ватан сугышы фаҗигасен, Әфган вакыйгаларын онытмаска тиеш. Без хәрби бурычны намус белән үтәгәннәрне истә тотарга, Бөек Максат - Җирдә тынычлык хакына тормыш белән куркыныч астына куйган кешеләрне истә тотарга тиешбез.