Татарстан Росреестры: өлешләп төзү үсеш күрсәтә

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 14 февралендә, - 2019 елның беренче аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан торак урыннарга сату-алу буенча 6079 килешү (шуларның 2 195е - Казанда) һәм 2949 ы җир кишәрлекләренә (шуларның 779ы - Казанда) теркәлгән. Чагыштыру өчен: 2018 елда бу күрсәткечләр Татарстан Республикасы буенча торак урыннарга - 5 560, Казанда – 2 421; җир кишәрлекләренә – 2 812 һәм 1054.

2019 елның гыйнварында теркәлгән ипотекаларның гомуми саны 899 тәшкил итте,аларның 5 172 се кредит килешүләре буенча.  2018 ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткечләр элеккеге дәрәҗәдә диярлек калды: 8 689 һәм 5 216.
Теркәлгән өлешле катнашу килешүләренә килгәндә, биредә сизелерлек үсеш күзәтелә. Шулай итеп, 2018 елда шул ук айда өлешләп катнашу буенча теркәлгән шартнамәләрнең гомуми саны 1191 булса, инде быел – 1534!
Шулай ук машина-урынга теркәлгән хокукларның гомуми саны да шактый арткан. 2019 елның гыйнварында алар – 138, 2018 елның гыйнварында нибары 2 иде!
Гомумән алганда, 2019 елның беренче аенда теркәлгән хокукларның гомуми саны, күчемсез милек объектларын чикләү 56 389 тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International