"Яшүсмер" клубы әгъзалары өчен Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган чара оештырылды

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Яшүсмер" клубы әгъзалары өчен Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга багышланган чара уздырганнар. Балалар өчен «Әфганстан безнең хәтер һәм авырту» дигән темага дәрес үткәрелде, балалар  социаль педагоглар белән берлектә  "Әфган сугышы битләре" исемле стенд ясадылар.
Чараның максаты: Әфганстандагы интернациональ бурычларын үтәгәндә хәбәрсез югалган яки әсирләнгән элеккеге хәрби хезмәткәрләрнең туган ягына әйләнеп кайту проблемасына укучыларның игътибарын җәлеп итү. Проблеманы нигезләү: яшьләрнең Совет-Әфган сугышы нәтиҗәләре турында белемнәре булмау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International