Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт һәм комедия театры бинасында "Җәлил укулары" Халыкара әдәби бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде. Төрле номинацияләрдә җиңү яулаган балаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Районыбыз укучылары да зур җиңүләр белән кайтты. Зур Фролово мәктәбеннән Вәлиуллин Рәсим һәм Сәгъдиев мәктәбеннән Әбелханов Ильяс 3 нче, Вахитов исемендәге гимназиядән Садыйкова Зилә 2 нче, Карлы мәктәбеннән Садыйкова Айгөл 1 нче урыннарны алдылар. Укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз