Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Буа шәһәрендә яшәүче Фәүзия Абдул кызы Фәйзулованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Аңа озын гомер һәм ныклы сәламәтлек теләп, ил Президенты исеменнән котлау телеграммасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.