Халыкара туган тел көне алдыннан, " Дюймовочка" балалар бакчасында туган телгә багышланган чара узды. Балалар рус һәм татар телләрендә шигырьләр сөйләделәр, биюләр, җырлар башкардылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Бу чара балаларга туган телнең бөтен матурлыгын һәм байлыгын күрсәтергә, аларда шәфкатьлелек, игелеклелек, өлкәннәргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанасы килә