Буада район үзәк хастаханәсе базасында "Әйдә булышыйк! " дигән .Казан шәһәренең Буа якташлыгы тарафыннан оештырылган беренче хәйрия медицина акциясе узды.
Медицина акциясенең максаты булып Буа муниципаль районы халкына консультатив һәм практик характердагы үз вакытында, квалификацияле, һәркем ала алырлык медицина ярдәме күрсәтү торды.
Йөздән артык буалыларны кабул итүне профессор, м.ф. Д., Республика клиник онкология диспансерының 3нче номерлы онкология бүлеге мөдире, РФ һәм ТР атказанган табибы, ТР Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Әһлуллин, ТР ССМ РКОД онкологы-хирургы Марат Әһлуллин, ТР ССМ РКОД онколог-хирургы Диләрә Кәлимуллина, онколог-химиотерапевт ТР ССМ РКОДның кан тамырлары хирургы Рөстәм Сафин, ТР ССМ РКОДның кан тамырлары хирургы Айгиз Фейсханов уздырдылар. Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров һәм табиблар сүзләренә караганда, мондый сәфәр безнең районга табиб-онкологлар гына түгел, башка белгечләр катнашында да даими үткәреләчәк.