Гражданнар игътибарына!

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Хөрмәтле Буа шәһәре халкы! Коммуналь хезмәтләр өчен түләү гамәлдәге законнар нигезендә башкарыла. Кагыйдәләр озак вакыт дәвамында фатирда теркәлгән аерым гаилә әгъзалары булмаган очракта исәп-хисап тәртибен күздә тота. Хезмәт күрсәтүче компанияләр аларда яшәүче һәм коммуналь хезмәтләрне кулланучылар саны турында булган мәгълүматтан файдаланалар. Торак урынында теркәлгән яисә яшәүче санында  үзгәрешләр турында мәгълүмат бирү торак милекчеләре мәнфәгатьләрендә.

Яңадан исәпләү яки яшәүче санын исәпкә алып исәпләү өчен гражданны теркәү исәбенә алу яки башка адрес буенча яшәү фактын раслаучы документны теркәп тиешле гариза белән коммуналь хезмәт күрсәтүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шәһәр Башкарма комитеты әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат бирергә әзер. Белешмәләр өчен телефон: 3-73-66, 3-73-65.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International