Хөрмәтле буалылар сезне 2019 елда беренче чиратта Буа муниципаль районында төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз. Исегезгә төшерәбез, Буа муниципаль районы 2018-2022 елларга «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» өстенлекле проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый киңлекләр исемлеген раслады. Бу:
- 16 квартал (Жорес урамы буенча мактау тактасы артындагы иҗтимагый территория);
.jpg)
- 19 квартал (Ефремов ур., Р. Люксембург ур., Арефьев ур., Шафранов ур.арысындагы иҗтимагый территория );
.jpg)
- шикәр заводы паркы (гамәлдәге шикәр заводы паркын реконструкцияләү);
.jpg)
- үзәк мәйдан («үзәк парк», «Үзәк стадион», Вахитов ур., Р. Люксембург ур., К. Маркс ур., Космовский ур., К. Либкнехт ур.үз эченә алган иҗтимагый территория ).
.jpg)
2019 елда нинди территория төзекләндереләчәк сезгә бәйле, хөрмәтле буалылар.
Иҗтимагый территорияләр өчен тавыш бирү 2019 елның 11 мартында була. Буалылар үз тавышларын түбәндәге территориаль исәп участокларында 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр бирә алачак:
1. Буа шәһәре, Комсомольская ур., 7 йорт (1 нче мәктәп);
2. Буа шәһәре, Ефремов ур., 148 йорт (2 нче мәктәп);
3. Буа шәһәре, Исхакый ур., 29 йорт (5 нче мәктәп);
4. Буа шәһәре, Р. Люксембург ур., 117 йорт ( лицей-интернат);
5. Буа шәһәре, Р. Люксембург ур., 66 йорт (М. Вахитов исем. мәктәп);
6. Буа шәһәре, Карл Маркс ур., 72/ 52 йорт (Р. Сәгъдиев исем. мәктәп);
7. Буа шәһәре, Төньяк Коммуна ур., 41 йорт (Буа веттехникумы);
8. Буа шәһәре, Космовский ур., 79 йорт (КСЮИ );
9. Буа шәһәре, Комсомольская ур., 32 йорт (Буа медицина училищесы);
10. Буа ш., Төзелеш ур., 6 йорт ("Буа шикәре " ҖЧҖ);
11. Буа ш., Космовский ур., 240 йорт ("БМЗ " ҖЧҖ);
12. Буа шәһәре, Ефремов ур., 137 йорт (Буа үзәк хастаханәсе);
13. Буа шәһәре, Р. Люксембург ур., 157 йорт (район мәдәният йорты);
14. Буа ш., Гагарин ур., 33 йорт ("Авангард"ҖЧҖ, Ит йорты "Карлинский");
15. Буа шәһәре, Ефремов ур., 128 йорт ("Арктика" спорт мәктәбе );
16. Буа шәһәре, Төзелеш урамы, 2 йорт ("Юность" спорт мәктәбе);
17. Буа ш., Совет ур., 6 йорт («Буа элеваторы» ҖЧҖ);
18. Буа ш., Космовский ур., 190 йорт («Челтәр компаниясе» ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре).
Көтәбез сезне!