2019 елның 1 мартында бакчачылык алып бару өчен бирелгән җир кишәрлекләрендә торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе төгәлләнә. Күрсәтелгән датадан соң дәүләт кадастр исәбен алу һәм әлеге күчемсез милек объектларына хокукларны дәүләт теркәвенә алу, планлаштырылган төзелеш яисә реконструкция турында һәм төзелеш яисә реконструкция тәмамланганнан соң, тиешле гаризалар җибәргәннән соң гамәлгә ашырылачак.
Башка сүзләр белән әйткәндә, 2018 елның 4 августында шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җирләрдә бакчачылык йортлары һәм торак йортлар өчен «дача амнистиясе» тәмамланганнан соң, 2019 елның 1 мартында бакча участокларында урнашкан торак йортлар өчен дә «дача амнистиясе» туктатыла. Шул рәвешле, "дача амнистиясе" гаражларга һәм башка кайбер хуҗалык корылмаларына гына кагылачак.
Игътибарга
"Дача амнистиясе" эшләгән чорда (2006 елның 1 сентябреннән башлап) Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан 737 753 хокук теркәлгән. Шуларның 410 585е-җир кишәрлекләренә, 95 582се-гаражлар һәм бакча йортларына, 231 586 сы – торак йортларга һәм төзелеп бетмәгән объектларга.