Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәге белгечләре скандинавия методы белән йөрүнең чираттагы чарасын үткәрделәр. Скандинавия методы белән йөрү өлкәннәр өчен аралашу чарасы булып та тора. Чарада катнашырга теләк белдерүчеләр саны көннән - көн арта.
Өлкәннәрнең әйтүе буенча бу метод белән йөрүдән соң аларда үз – үзләренә ышаныч,тотрыклылык арткан, яхшы кәеф, хәрәкәт итүдән шатлык барлыкка килгән.