"Теремок" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Бакый Урманчы музеенда булдылар

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

"Үткәннәргә сәяхәт... Бүген монда Бакый күргәзмәсе, Бүген монда хуҗа Урманчы. Йөрдем олы сәнгать дөньясында, Йөрдем тәмам күңел булганчы..."

Кешелекнең мәдәни мирасын, сәнгать әсәрләрен саклау урыны буларак, Музей балаларга тәрбия һәм белем бирү эшендә зур потенциалга ия. Музейга экскурсия-ул яңа тәҗрибә якты тәэсирләр алырга мөмкинлек бирә. Безнең карашка, хикәяләр дә, һәм фильмнар карау да, методик кулланмалар да балаларга " Тере дәресләр» кебек хис-кичерешләр бирә алмый. Туган тел атналагы кысаларында туган якны өйрәнү,туган ягыбыз шәхесләре белән танышу максаты белән “Теремкәй” балалар бакчасы балалары Бакый Урманчы музеена экскурсиягә бардылар. Экскурсия башында музейда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Музей хезмәткәрләре музей барлыкка килү тарихы турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп таныштырдылар.Экспонатлар коллекциясена аеруча игътибар белән карадылар Әңгәмә барышында балалар үзләренең белемнәрен туган телебездә сөйләп,җырлап күрсәттеләр. Музейда үткәрелгән вакыт барлык балалар өчен дә сиздермичә үтеп китте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International