Сугыш ветераны, сугышчы интернационалист белән очрашу район мәктәпләренең берсендә узды

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Рус Киштәге урта мәктәбендә 1981-1983 елларда Әфган җирендә хәрби бурычын үтәгән сугышчы-интернационалист, хәзерге вакытта ВДВ запастагы сержанты, Буа муниципаль районы әфганчылар берлеге рәисе урынбасары Җаббаров Фәнис Зиннәт улы белән очрашу узды. Чара совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган иде. Балалар кунак белән очрашуга әзерләнделәр. Җырлар башкардылар, Әфганстан темасына шигырьләр укыдылар. Кунак үз чиратында балаларга кызыклы вакыйгалар турында сөйләде, яшьләр тарихи һәм белемле әңгәмә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International