Буада Рөстәм Миңнеханов катнашында 2018 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясадылар

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә 2018 елда районның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар кую буенча Буа муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашты.

Утырыш башланганчы республика җитәкчесе "Полба-М" ҖЧҖдә булды, Җәмгыять эшчәнлеге белән танышты. Директор Марат Фәсхиев 2015 елда оештырылган җәмгыять бүгенге көндә җитештерүне дүрт тапкыр, ике төрле ярма, алты төр макарон әйберләре Хабаровсктан Калининградка кадәр сата, хәтта Казахстанда да, Татарстанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты аша продукциянең мәктәпләргә, балалар бакчаларына, хастаханәләргә озатылуы турында сөйләде. Биредә шулай ук 11 пайчыны һәм 2 оешманы берләштергән «Буа сөте» авыл хуҗалыгы кулланучылар җитештерү кооперативы оештырылган. Сөт продукциясен җитештерү цехын апрель, май айларында башлап җибәрергә планлаштыралар. Президент шулай ук район үзәк хастаханәсенең порликлиника бинасын капиталь ремонтлау нәтиҗәләре, район предприятиеләре продукциясе күргәзмәләре белән танышты.

Эшлекле визитның ахырында республика Президенты Буа муниципаль районы Советының 38нче утырышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International