Шушы көннәрдә, 22 февральдә Болгар шәһәрендә IX Бөтенроссия Коръән укучылар конкурсының финалы узды. Конкурска Россиянең 16 төбәгеннән 30 катнашучы килгән иде. 300дән артык кеше Коръән бәйрәмендә катнашты. Бәйгедә җәмәгать һәм дин әһелләре, ислам фәннәре укытучылары һәм профессорлары катнашты.
Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: «Изге Коръән текстын дөрес уку» номинациясе 1 урын – Сабиров Ильяс (24.05.1989) Татарстан, 2 урын – Зарифи Баракатулло (13.03.1992) Мәскәү, 3 урын – Магомедов Магомед (12.02.1993) Дагестан. "Изге Коръәннең тулы текстын белү» номинациясендә 1 урын – Фәрхудинов Айемиддин (11.01.2002) Тула, 2 урын – Даудов Салман (01.07.2000) Дагестан, 3 урын – Хәлилов Сәидакрам (06.09.1999) Башкортстан.
Барлык конкурсантлар да катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Җиңүчеләр бәйгенең төп бүләгенә-Коръән-ручкага ия булдылар. Икенче һәм өченче урынга ия булучыларга шулай ук акчалата премияләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Конкурс Коръән хафизлар һәм Ислам Лигасы сөннасы эшләре буенча Бөтендөнья оешмасы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Болгар ислам академиясе һәм «Коръән нуры»хәйрия фонды ярдәмендә узды.