Бакый Урманчы музеенда «Бакый Урманчы һәм Илһам Шакиров-халкыбызның бөек шәхесләре » дигән темага чара узды

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Бүген Буа муниципаль районының Күл Черкене авылында Бакый Идрис улы Урманчы музей-йортында «Бакый Урманчы һәм Илһам Шакиров – халкымның бөек шәхесләре» исемле Күл Черкене урта мәктәбе укучылары һәм Буа балалар сәнгать мәктәбе укытучылары катнашында әдәби - музыкаль кичә булып узды. Кичәдә Б. Урманчы иҗаты турында видеоролик күрсәтелде, укучылар һәм Б. Урманчы музей бүлеге мөдире Гыйниятуллина Ильдия Рифкать кызы башкаруында халык җырлары, шигырьләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International