Ял үзәгендә "Барыннан да өлкәнрәк" исемле чара узды

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Ял итү үзәгендә Буа районының өлкән буын вәкилләре катнашында "Барысыннан да өлкәнрәк" исемле бик матур чара узды. Әлеге проектның максаты: өлкән буынга зур игътибар бирү, талантлы кешеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Очрашу бер сулышта узды, җырлар, такмаклар җырладылар, мастер-класслар, биюләр күрсәтелде, төрле музыка уен коралларында уеннар беркемне дә битараф калдырмады. Катнашкан өчен һәр катнашучы медальон һәм "Барысыннан да өлкәнрәк" логотибы төшерелгән диплом, истәлекле бүләкләр алды. Чарадан соң чәй табыны оештырылды, анда барысы да үз хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International