2019 елның 26 февралендә Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Чүпрәле муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җылы йорт» социаль приютында ведомствоара күчмә социаль-реабилитация консилиум оештырдылар. Консилиумда балалары приютта булган ата-аналар катнашты. Комиссия авыр тормыш ситуацияләреннән гаиләләр чыгу өчен алга таба чаралар планын билгеләде, ата-аналарга киңәшләр бирелде. Хәзерге вакытта приютта ике гаиләдән 5 бала бар. Приют хезмәткәрләре комиссия әгъзаларын һәм ата-аналарны балаларның уңайлы яшәү шартлары белән таныштырдылар .