Ял көннәрендә шәһәрнең үзәк мәйданында «Ял итү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе "САНИ ФЕСТ БУА" креатив чаналар фестивале оештырды. Әлеге чараны оештыручы Ләйсән Бурнашева сүзләренә караганда, 13 катнашучы гариза биргән, шуларның 11е катнашкан. Катнашучыларның эше түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнде: "Милли колорит", "Хәрби тематика", "Спорт", "Мультимафия", "Автомобильләр".
Нәтиҗәдә, "САНИ ФЕСТ БУА" фестивалендә җиңүчеләр:
Гизатуллиннар гаиләсе ("Алтынчәч" балалар бакчасы) "Спорт" номинациясендә";
Сиразовлар гаиләсе ("Батыр" балалар бакчасы) "Мультимафия" номинациясендә";
Юскаевлар гаиләсе ("Аленушка" балалар бакчасы) "автомобильләр" номинациясендә";
Яковлевлар гаиләсе ("Аленушка" балалар бакчасы) "Хәрби тематика" номинациясендә";
Поповлар гаиләсе ("Алтынчәч" балалар бакчасы) "милли колорит"номинациясендә.
Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.