Олыларны бердәм дәүләт имтиханнарының үзенчәлекләре, урта биремнәре белән таныштыру максатыннан оештырылган Бөтенроссия акциясе шәһәрнең 1 нче мәктәбендә узды һәм анда 15 буалы катнашты.
Хәзерге чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары белән бергә рус теленнән имтиханны муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев та тапшырды. Барысы да бинага металл эзләгеч аша үттеләр, аудиториягә паспорт һәм ручканы гына алып бардылар, алдан билгеләнгән урыннарга утырдылар, оештыручылар инструктажын тыңладылар. Биремнәрне үтәүгә бланкларны тутырганнан соң ярты сәгать вакыт бирелде. Эшләрне шунда ук экспертлар – рус теле укытучылары тикшерде.
Район мәгариф идарәсенең өлкән методисты, БДИ муниципаль координаторы Илсур Хәсәнов имтихан башланганчы кыскача ата-аналар җыелышы үткәрде, ата-аналарны борчыган сорауларга җавап бирде. Соңыннан матбугат конференциясе һәм фикер алышу булды. Имтиханнарны тапшырган ата-аналар мондый акцияләрнең кирәклеген билгеләп үттеләр, ә биремнәргә килгәндә, төрле иде, әмма барысын да тырышып хәл иттеләр, диделәр.