Буада геройларны искә алдылар

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Ял үзәгендә «Буа туган якны өйрәнү музее» МБУ белән берлектә хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булган 76 гвардия Һава-десант гаскәрләренең 6 ротасы 2 нче батальон 104 гвардия парашют-десант полкы хәрбиләре батырлыгына багышланган чара узды. Геройларны искә алырга Яшь армиячеләр, кадетлар, шәһәр мәктәпләре укучылары килде. Алар алдында Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Македонская, Чечня республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Сергей Сысоев чыгыш ясады. Чара ахырында укучылар «Прорыв»дигән нәфис фильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International