Бүген Марьямбану Низамовага 105 яшь тулды. Лаеклы ялга Буа шәһәрендә яшәүче иң өлкән хатын-кыз «Татарстан» колхозыннан киткән, төрле эштә эшләгән. Тыл хезмәтчәнен юбилее белән Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ләлә Камалова котлады. Алар Марьямбан Борһанетдин кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет теләп, Россия Президенты Владимир Путин имзалаган котлау телеграммасын, район җитәкчелеге исеменнән акчалата бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Ул олы кызы белән шәһәрдә яши. Кызы Равия сүзләренә караганда, әнисе 105 яшендә дә режимлы. Яңа пешерелгән чәй, җиңел иртәнге аш. Үз вакытында төшке аш, ләкин аз күләмдә, организм өчен авыр булмасын өчен.
Бу бәйрәм көнендә әнине котларга Казан, Әлмәт, Буа балалары да килгән иде. Ул исән акыл белән, кул бармакларын бөгеп, ун баласының исемнәрен санап, Коръән сүрәләрен, Г. Тукайның берничә шигырен укыды.
Барлык котлауларга да кушылабыз һәм Мәрьямбану Борһанетдин кызына сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телибез.