Буаның "Гармония " үзәге белгечләре Чүпрәле районының социаль приютында чара уздырганнар

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Кичә, 26 февраль көнне, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы "Гармония " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Чүпрәле муниципаль районындагы Балалар һәм яшүсмерләр өчен " Җылы йорт "социаль приюты базасында  приютта тәрбияләнүче балалар белән төркемле дәрес оештырдылар. Алар “Гаилә – ул һәрвакыт синең белән! " дигән чара үткәрделәр. Ууеннар, конкурслар, җырлар аша гаилә мөнәсәбәтләренең кыйммәтләре төшенчәсен формалаштыруга юнәлдерелгән иде әлеге чара. Чарада Буа районының балалары булган әти-әниләре дә катнашты. Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта әлеге учреждениедә Безнең районның ике гаиләсеннән 5 бала бар.
Соңыннан приют хезмәткәрләре ата-аналарны аларның яшәү шартлары белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International