Бүген, 27 февральдә, Буа шәһәренең Лицей-интернаты базасында Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләре белән район җитәкчелеге очрашты. Очрашуда Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - «Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Илгиз Ханбиков, мәгариф учреждениесе директоры Илнар Абзалов катнашты. Чара барышында безнең район укытучыларына һәм укучыларга өстәмә белем бирү, аерым алганда, КФУ таныклыгын һәм дипломын (туган, рус, чит телләр укытучылары) алу белән һөнәри камилләштерү, олимпиада әзерләү буенча укучылар өчен гомуми белем бирү программалары, дәүләт йомгаклау аттестациясенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.