"Кар десанты" Иске Суыксу авылында

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, 25 февральдән 5 мартка кадәр Татарстан Республикасының Буа районында "Кар десанты" Бөтенроссия патриотик иреклеләр акциясе уза. "Кар десанты РСО" – яшьләр ирекле (волонтерлык) акциясе, ул үз эченә халыкны агарту эшчәнлегенә, яшьләрне үстерүгә һәм тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлтелгән чаралар комплексын ала.

Акция кысаларында Буа ветеринария техникумының студентлар отряды безнең районда яшәүчеләр өчен социаль акцияләр үткәрә: авыл җирлекләрендә өлкәннәргә һәм ялгыз кешеләргә ярдәм күрсәтелә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә йөри, шулай ук мәктәп укучылары һәм буалы авылларда яшәүчеләр өчен массакүләм чаралар оештыралар.

Кичә "Кар десанты" акция кысаларында Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәгендә Иске Суыксу авылында яшәүче   өйдә социаль ярдәм алучы ялгыз өлкәннәрнең йорт тирәләрен кардан чистарту оештырылды.

Ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар аларга кайгыртулары һәм игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International