Буа шәһәренең «Ак каен» фольклор коллективы Халыкара фестиваль призеры

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Күптән түгел Чабаксар шәһәрендә II Халыкара фестиваль-конкурс узды. Буа муниципаль районыннан Наталья Ракова җитәкчелегендәге «Белая береза» фольклор коллективы катнашты. Конкурс кысаларында коллектив әгъзалары төрле музыка уен коралларында уйнадылар, дәртле чуваш халык җырларын башкардылар. Жюри әгъзалары буалыларның чыгышын җылы каршы алды – коллектив «Җыр башкару сәнгате. Фольклор» номинациясендә икенче урынга лаек булды.

Котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International