2019 елның 28 февралендә Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге укучылар арасында спорт туризмын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан кышкы ориентлашу буенча ярышлар үткәрде. Анастасия Добридень Р. З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы, Хәйретдинова Адилә Наратбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы, Азизова Дилә Камбод урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы шәхси зачетта җиңүче булды. Егетләр арасында -Залалдинов Руслан, Алиуллов Илсур, Хөсәенов Илназ Р. З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары. Команда зачетында иң яхшы нәтиҗәне шулай ук Р. З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе, Камброд төп гомуми белем бирү мәктәбе, Түбән Наратбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе.