Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә Татарстанда «Бизнес-класс»программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Саклык банкы һәм Google тарафыннан оештырылган бушлай белем бирү проекты эшмәкәрлекне үстерүгә, яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә һәм үз эшләрен ачарга җыенучыларга ярдәм итүгә, бизнес – мохиттә ориентлашу һәм системалы белем алу өчен юнәлдерелгән.
«Бизнес класс» проекты-онлайн-порталдан тора торган адым программасы,анда яңа эш башлаучы эшкуарларны да, гамәлдәге бизнесны үстерүгә һәм аларның нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән белем бирү материаллары тәкъдим ителгән. Программа 6 модульдән тора. Бу барлык документлар шаблоннары белән этаплап онлайн-курс, иң яхшы спикерлар белән массакүләм белем бирү чаралары, остаз буларак тәҗрибәле эшкуар, бизнесны үстерү буенча җирле инфраструктура вәкилләре белән очрашулар, программа экспертларыннан шәхси консультацияләр. Башта тестлар үткәрү белән читтән торып укулар уза, ә курсның иң уңышлы катнашучылары Казанда узачак көндезге чараларда катнашачак.
Рейтинг югарылыгында булган «Бизнес класс» проектында катнашучыларга аларны бөтен программа дәвамында алып баручы остаз бирелә. Остазлары булмаган катнашучыларга видеоэлемтә чаралары буенча бер тапкыр бирелә торган консультацияләрдән файдалану мөмкинлеге бирелә. 3 модульны уңышлы узганнарга Google компаниясеннән бүләк сертификаты автомат рәвештә тапшырыла. Ә программаны уңышлы тәмамлаучыларга ел дәвамында хезмәт хакы проектын төзегәндә Саклык банкына исәп-касса хезмәте күрсәтүнең ташламалы шартлары биреләчәк. Ә рейтинг лидерлары өчен бизнеска хезмәт күрсәтүнең махсус пакет әзерләнә.
Шуңа бәйле рәвештә Буа муниципаль районы эшкуарларын, яңа эш башлаучы һәм тәҗрибәле эшкуарларны да әлеге бушлай уникаль проектта катнашырга, ә теркәлгән катнашучыларны укуны төгәлләргә чакырабыз.
«Бизнес класс» сайтында теркәлү түбәндәге сылтама буенча була: <url> https://business-class.pro/#registration/step1 .
Тулырак мәгълүматны Буа муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегендә белергә була: Буа шәһәре, Жорес ур., 110а йорт, 3 кат, конт.тел 84374 329 93.