Буалылар «Макулатура тапшыр – агачны коткар!» дигән Бөтенроссия экомарафонына кушылдылар.

2019 елның 2 марты, шимбә

Буа муниципаль районының белем бирү оешмалары «Макулатура тапшыр – агачны коткар!» дигән Бөтенроссия экомарафонына кушылды. Акция халыкның традицион макулатура җыюны яңарта, бу кәгазь җитештерүчеләргә кискен-дефицит агач чималын, ә планета халкына – аның ресурсларын экономияләргә мөмкинлек бирә, шулай ук Россия Федерациясе Президентының 2017 елның 15 ноябрендәге күрсәтмәсе нигезендә калдыкларны аерым җыю буенча тармак булдыру программасының бер өлеше булып тора. Акция 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көндә акциядә районыбызның 13 белем бирү оешмасы катнашты. Акция нәтиҗәсендә 4940 килограмм макулатура җыелдын һәм эшкәртүгә җибәрелде. Исегезгә төшерәбез, 1000 кг макулатура эшкәртү 10га якын олы агач, 20 000 литр су, 1000 кВт электр энергиясен саклап калырга мөмкинлек бирә һәм 1 700 кг СО2 чыгаруны булдырмый кала.

Буалыларга актив тормыш позицияләре һәм планетабызның табигый ресурсларын саклауга кулдан килгәнчә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International