Буалылар "Бер команда бул - С. О. К." республика конкурсында 3нче урынны алдылар.

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Р.Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары педагог-оештыручы җитәкчелегендә "Бер команда бул - С. О. К. " республика конкурсында призлы 3 урынны алдылар.
Конкурсның читтән торып этабы 3 ай дәвам итте, алар дәвамында укучылар жюри биремнәрен этаплап үтәделәр. 1-2 март көннәрендә Биектау районының "Костер" лагерында узган конкурсның турыдан-туры этабына бөтен республикадан 20 команда җыелды.
Районыбыз укучыларын котлыйбыз һәм аларга яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International