2 март көнне Наратлык чаңгы базасында мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышларда Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районының барлык гомуми белем бирү учреждениеләре педагоглары катнашты. Шулай ук балалар бакчасы мөдирләре һәм тәрбиячеләре, "БМР мәгариф идарәсе" МКУ һәм "Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге" МБУ вәкилләре дә катнашты.
Ярышларда ир-атлар арасында VIP узышта 1 урын - Р. Х. Арифуллин, Янтуган урта мәктәбе укытучысы; 2 урын-В. В. Владимиров, Камброд урта мәктәбе һәм 3 урын - Р. Р. Гарипов, Түбән Наратбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе. Хатын - кызлар арасында VIP узыш: 1 урын-Гибадуллина Л. Р. Күл Черкене төп гомуми белем бирү мәктәбе; 2 урын - Сафиуллина Э. Ф. М.Вахитов исемендәге гимназия; һәм 3 урын-Гайсина А. С. Кайбыч төп гомуми белем бирү мәктәбе.