25 февральдән 5 мартка кадәр Буа муниципаль районында "Кар десанты" Бөтенроссия акциясе узды, анда Казан шәһәре, КФУның Алабуга институты һәм Буа ветеринария техникумы студентлары катнашты.
Исегезгә төшерәбез, РСО – яшьләр ирекле (волонтерлык) акциясе үз эченә Яшьләр даирәсендә иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә, профориентациягә һәм яшьләрне эшкә урнаштыруга ярдәм итүгә, социаль-икътисадый өлкәдә яшьләр потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыруга, патриотик тәрбия бирүгә, халыкны агарту эшчәнлегенә һәм сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлтелгән чаралар комплексын ала.
"Кар десанты" сугышчылары 9 көн дәвамында өлкәннәргә һәм ялгыз кешеләргә адреслы ярдәм, социаль әһәмиятле объектларда шефлык ярдәме күрсәттеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар. Шулай ук районның авыл җирлекләрендә хезмәт десанты тарафыннан һөнәри юнәлеш бирүче әңгәмәләр һәм мастер-класслар, мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән тренинглар оештырылды, авыл клубларында ял чаралары үткәрелде.
Кичә Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» ДБУ җитәкчесе Василий Ислаев, Буаның актив яшьләре катнашында акциягә тантаналы рәвештә йомгак ясалды.
Чара барышында Марат Азат улы акцияне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм әлеге волонтерлык акциясе тирә-юньдәгеләр өчен яхшы үрнәк булып хезмәт итәчәк һәм кешеләрдә игелек эшләргә омтылуны ныгытачак, дип билгеләп үтте.
Чара "Батыр" Кар десанты отрядының иң яхшы көрәшчеләрен бүләкләү белән тәмамланды.