Районда социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең йорт хуҗалыкларына чыгу оештырылды

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасында янгыннар ешаю һәм аларда кешеләр һәлак булу сәбәпле, Буа муниципаль районында Дәүләт янгынга каршы хезмәте, җирле үзидарә органнары, газ хезмәтләре хезмәткәрләре, электр челтәрләре хезмәткәрләре һәм «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре катнашында эшче төркем төзелде.

Расланган график буенча 1 марттан 6 мартка кадәр авыл җирлекләре һәм Буа шәһәре буенча социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү карамагындагы гражданнар йорт хуҗалыкларына чыгып киттеләр. Тикшерү барышында Комиссия газ һәм мич җиһазларының техник торышына, аңа техник хезмәт күрсәтү сроклары, автоном янгын белдергечләре булуга игътибар итә. Хокук бозуларны ачыклаганда идарәче компанияләр, газ хезмәтләре адресына җитешсезлекләрне бетерү кирәклеге турында мөрәҗәгатьләр төзелә. Гражданнар белән газ һәм электр җиһазларын дөрес куллану буенча аңлату эшләре алып баралар, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмати белешмәлекләр тапшыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International