Кичә, 5 март көнне Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге М. Вахитов исемендәге гимназия базасында гади авиамодельләр буенча муниципаль ачык шәхси-команда ярышлары үткәрде. Анда Ырынгы һәм Толымбай урта мәктәбе, Олы Фролово төп гомуми белем бирү мәктәбе, М.Вахитов исемендәге Гимназия һәм 1 номерлы Буа шәһәре мәктәбе укучылары катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча: 1 урын һәм 2 урын М.Вахитов исемендәге гимназия командаларында, 3 урын - Толымбай урта мәктәбе командасы.
Укучыларыбызны котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!