8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне

2019 елның 8 марты, җомга

Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләр, хатыннар, апалар. Сезне 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!

Хатын-кыз гомеренең, Ватаныбызның символы, кешелек нәселенең мәрхәмәтле башлангычы булган, гасырлар буе гаилә – дәүләт нигезен саклаучы булган. Без сезнең мәгариф, фән, бизнес, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышларга сокланабыз. Хезмәт вазыйфаларын намуслы, төгәл үтәү сезгә һәр һөнәрдә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, оптимизм һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Өйләрегездә һәрвакыт иминлек, тынычлык һәм татулык булсын. Яңа яз сезгә күп шатлык, күңелле вакыйгалар алып килсен. Бәхетле булыгыз! 

Буа муниципаль районы башлыгы М. А. Җаббаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International