Бүгеннән алып 22 мартка кадәр Буа шһәрендә һәм районында “Кайда үлем саталар, хәбәр ит” гомумроссия акциясе барачак.
Ул киң җәмәгатьчелекнең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуына ирешүне һәм оператив тикшерү өчен мөһим мәгълүмат җыюны күздә тота.
Әгәр гражданнар наркотикларны законсыз куллану, саклау турында хәбәрдар булсалар, 8(84374) 3-12-88 номеры буенча шалтыратсыннар иде. Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калдырылмаячак. Яшьләр язмышына битараф булмаган кешеләрнең ярдәм итәчәкләренә ышнабыз!