Татарстанда Идел аша ике боз кичү юлы ябыла, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама ясап.
Бүген, 11 мартта, 17.00 сәгатьтә Яшел Үзән - Түбән Вязовые аралыгында боз кичүе ябыла. Боз кичүе буенча хәрәкәт тулысынча туктатылачак. Шулай ук Аракчино – Югары Ослан маршруты белән боз юлы да ябылды. Шулай итеп, бу сезонда республикада 4 боз кичүе дә туктап тора.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртәнге сигездән техник тикшерү нәтиҗәләре буенча ГИМС Үзәге инспекторлары республиканың Алабуга районындагы Покровское – Красный Ключ авылы маршруты буенча Кама елгасы аша боз кичүе туктатылган.