Атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Буа шәһәре пенсионерлары Яшьләр паркына скандинавия алымы буенча йөрүгә ашыга. Бу алым буенча йөрүчеләр “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән девиз белән яшиләр. Чара Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәге белгечләре тарафыннан оештырыла.
Скандинавия алымы белән йөрүче һәвәскәрләр үзләренең төркемен тагын да артыр дип көтәләр, чөнки үзеңне сәламәт тотуда бу алым иң гади ысул булып тора.