Шушы көннәрдә район хакимияте бинасында шәхси хуҗалыкларда кулланудан артып калган сөтне җыючылар белән очрашу узды. Сөйләшү продукциягә бәяне арттыру турында барды. Төгәлрәге, сөт җыючылар алдына аның литры өчен 19 сумнан ким түләмәү бурычы куелды.
Муниципаль район башлыгы Марат Җаббаровны сөткә бәяләрнең барлык авылларда да бер төрле булмавы борчый.
– 22 сөт җыючының яртысыннан күбрәге аны 19 сумнан, кайберләре берникадәр кыйммәтрәктән дә җыя. Калганнар да март аенда халык белән исәп-хисапны шул бәя белән ясарга тиеш, – дип, катгый таләп куйды ул. Түбәнрәк бәя түләүчеләрнең үз зарлары – алар сөтне алучы предприятиеләрдә сатып алу бәясенең төрле булуы моңа мөмкинлек бирмәвен әйтә. Район җитәкчесенең андыйларга да җавабы бар. Ул сөтне Яшел Үзән сөт комбинаты филиалы булган Буа май-сыр комбинатына тапшырырга киңәш итә. Барлык чыгымнардан соң да шактый файда калырлык бәядән. Ә алар белән очрашуда катнашкан директор Әуфар Галиев үзе таныштырды.
– Сезнең белән март өчен исәп-хисапны 22 сумнан ясаячакбыз. Завод сөткә ихтыяҗ кичерми, әмма без район халкына ярдәм итәргә тиешбез. Китереп биргәнне кабул итәргә генә түгел, барып алырга, үзебезнең сөт җыючыны билгеләргә дә мөмкинлегебез бар. Кирәк булганда төрле вариантларны караячакбыз. Түләүләргә килгәндә, аны үз вакытында башкарабыз, бурычларыбыз юк. Бәяләрне берничә елдан бирле бер дәрәҗәдә тотабыз, түбәнәйтмибез, – диде ул. Алар белән эшләүнең отышлы булуы раслаучы мисал да бар. Илдус Заһидуллин комбинат белән дүрт елдан бирле хезмәттәшлек итә. Аның әйтүенчә, ул барысыннан да канәгать. Комбинат тарафыннан бер тапкыр да сөт кире кайтарылмаган.
Комбинат җитәкчелеге районның теләгән барлык сөт җыючылары белән килешү төзергә һәм үзләреннән торганның барысын да үтәргә әзер. Сөт җыючылар да беренче чиратта сыйфатка җаваплы карарга тиешләр. Китерелгән сөтнең әчемәгән һәм антибиотиксыз булуы мөһим.
– Моңа карата таләпләр катгый. Антибиотиклы сөттән продукция җитештерү турында сүз дә булу мөмкин түгел. Хәтта үзбуйлап утильләштерә дә алмыйбыз, – ди Әуфар Галиев.
Шуңа да сөт җыючылар аны даими тикшереп торырга тиешләр – сөтнең сыйфатына майлылык, аксым кебек башка күрсәткечләр дә йогынты ясый. Сыйфат яхшы булган очракта өстәп түләү мөмкинлеге дә бар. Соңгы бәя 23 сумнан да артып китә ала.
Ул көнне сөт җыючыларга килешү төзү өстендә уйларга кушылды.