Язгы кыр эшләре якынлаша. Аны мөмкин кадәр кыска срокта һәм сыйфат белән башкару өчен беренче чиратта машина-трактор паркының техник торышы тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Моның өчен тракторларга һәм башка төр үзйөрешле машиналарга техник карауны үз вакытында үткәрү мөһим.
Ул шулай ук техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү, аларда эшләүчеләр, шулай ук мохит өчен тискәре нәтиҗәләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Шуңа да милекче формасы нинди булуга карамастан, әлеге төр транспорт чаралары хуҗалары үзйөрешле машиналарны ел саен дәүләт техника күзәтчелеге органнарына расланган график нигезендә техник карауга китерергә тиешләр. График Интернет челтәрендә урнаштырылган һәм аның http:/buinsk.tatarstan.ru/rus/grafik-provedeniya-v-2019-godu-godovogo.htm сылтамасы буенча танышырга була.
Техник карауны узу өчен дәүләт техника күзәтчелеге инспекторына тиешле документларны: милекченең яки ышанычнамә белән аның ышанычлысының шәхесен раслаучы таныклык, ОСАГО иминияте (кирәк булган очракта), машинаны дәүләт теркәве, тракторчы-машинист таныклыкларын күрсәтергә тиеш. Тагын дәүләт пошлинасы һәм билгеләнгән җыемны түләргә кирәк.
Кызганыч, техника хуҗалары арасында үзйөрешле машиналарны техник караусыз эксплуатацияләү очраклары булып тора. Моның өчен Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексының 9.3 маддәсе нигезендә җәзага тарту каралган. Аның буенча гражданнар йөздән өч йөз сумга кадәр административ штрафка тартылып кына калмыйча, өчтән алты айга кадәр транспорт чараларына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкиннәр. Вазифаи затларга 500дән 1 мең сумга кадәр административ штраф түләттерелә.
Барлык килеп туган сораулар белән Буа шәһәре, Космовский урамы, 31 йорт адресы, 8(84374) 3-15-97 телефон номеры буенча дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлегенә яисә 8(843) 221-77-85 телефоны буенча дәүләт техника күзәтчелегенең Татарстан Республикасы Идарәсенә, шулай ук http:/gtn.tatarstan.ru/rus/obrashchenie-grashdan.htm сылтамасы белән интернет-кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә була.
Е. Разбитнов, дәүләт техника күзәтчелегенең Буа шәһәре буенча бүлеге начальнигы.