“Язмыш сынавы” спектакле – Төркия сәхнәсендә

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Буалылар икенче тапкыр Төркиянең Мерсин шәһәре сәхнәсендә! Узган ел диңгез артында “Гольфстрим” бию төркеме булып кайтса, быелгы  барлык овацияләрне “Яктылык” халык театры артистлары җыйды.

Татарстанның мәдәният министрлыгына Мерсин шәһәре мэры Борһанет-дин Кодҗамаз исеменнән “Төрек дөньясының бишенче театр көннәре” фестиваленә чакыру ки-лә. Анда шәһәр башлы-гы тәҗрибә уртаклашыр өчен Буаның “Яктылык” театры килүен үтенә. Әй-тергә кирәк, чакырылучылар исемлегендә “Яктылык” Татарстаннан гы-на түгел, ә Россиядән дә бердәнбер театр коллективы.

– Безнең белән бер сәхнәдә Үзбәкстан, Әзербайҗан, Казахстан, Кипр һәм башка илләрнең театр коллективлары катнашты. Без төрек тамашачысына үзебезнең татар язучысы Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы” әсәрен күрсәттек. Фестивальне оештыручылар драма жанрындагы әсәрне алып килүне үтенделәр. Төрек һәм татар теле охшаш булгач, бернинди тәрҗемәсез елый-елый карадылар. 800 кешелек залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Тамашачы баскан килеш алкышлады, – дип тәэсирләре белән бүлеште районның мәдәният идарәсе начальнигы Ринат Гыймранов.

Моннан тыш буалы артистлар – Ринат Гыймранов, Зөһрә һәм Илнар Талиповлар, Диләрә Биккиниева, Гүзәл Салаватова, Нурдания Низамова үзләренең уйнаулары белән генә түгел, ә дәртле җырлары, биюләре белән дә төрекләрне гаҗәплән-дергәннәр. Мәсәлән, спектакль куйган көнне алар Мерсин шәһәре чиновникларын да сәхнәдә биеткәннәр. Үзләре генә түгел, балаларын алып чыкканнар.

– Мондый күңелле театр коллективы күргән юк иде әле. Рәхмәт сезгә, спектаклегез белән елаттыгыз да, ел буена җитәрлек күңелле тәэсирләр калдырдыгыз, диделәр безгә төрекләр, – ди театрның режиссеры Зөһрә Талипова.

Җирле халыкка бигрәк тә буалы артистларның милли татар киемнәрендә йөрүләре һәм Нурдания апа Низамованың өздереп гармунда уйнавы ошаган. Шул рәвешле “Яктылык” артистлары сәхнәдә генә түгел, ә шәһәр урамнарында да кечкенә концертлар куеп йөргәннәр. Шулай итеп алар өч көн дәвамында Мерсин “йолдызларына” әверелгәннәр.

– Безнең уйнап җыр-лаганны, биегәнне күрүгә халык җыела, түгәрәкләп чорнап алалар, фото, видеога төшерәләр, үзләре дә кушылып бииләр. Без бермәлгә “татар-төрек урам ансамбленә” әве-релдек, – дип сөйләделәр артистлар.

Шулай ук алар беравыздан төрек дусларның кунакчыллыгын шаккатып сөйләделәр. Самолеттан төшкән минуттан алып кайтыр юлга чыкканчы аларны озата барулары, даими рәвештә хәл-әхвәл белешүләре, кунаклар өчен махсус шәһәрнең тарихи урыннарына экскурсия ясаулары һәм башкалар.

– Буа-Мерсин дуслык кү-пере ныгый бара. Быел алар безнең шәһәрдә узучы III Халыкара фести-вальдә катнашырга килә-чәкләр. Без дусларыбыз белән кабат күрешүне түземсезлек белән көтә-без. Ә болай Ватсап һәм социаль челтәрләр аша аралашып торабыз. Элем-тә өзелмәячәк”, - диде Ринат Гыймранов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International