"Театраль Яз" катнашу өчен гаризалар кабул итә!

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле театр иҗатын яратучылар! Россиядә Театр елы уңаеннан,Буа шәһәре оешмалары һәм предприятиеләре, Буа муниципаль районы мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре арасында узачак «Театраль Яз» II халык, үзешчән, курчак театр коллективлары фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Гаризалар кабул итү 2019 елның 1 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Спектакльләр график буенча күрсәтелә, иң яхшы театр коллективларын бүләкләү 2019 елның ноябрендә узачак. Шуны да искәртик: әлеге фестиваль беренче тапкыр үткән 2018 елда уздырылган иде һәм тамашачы аны зур хөрмәт белән кабул итте. Анда безнең шәһәр һәм районның 22 театр коллективы катнашты.

Белешмәләр өчен телефон: 89276750941.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International