Район архивының Буа шәһәре һәм Буа районы халкына мөрәҗәгате: Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы муниципаль архивлары тарафыннан ТАССР оешуга 100 ел тулу алдыннан Татарстан Республикасының икътисадый, фәнни, интеллектуаль һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән затларның шәхси архив документларын тулыландыру буенча актив эш алып барыла. Еш кына муниципаль берәмлекләр, авыл җирлекләре, шәһәр һәм район оешмалары һәм предприятиеләренең шәхси коллекцияләрендә, шулай ук шәхси затларда рәсми яктан гына түгел, төбәк мирасын чагылдыручы документлар саклана. Район архивы буалыларга районыбызның икътисадый, фәнни, интеллектуаль һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән затлар белән шәхси документлар һәм предметлар бүләк итү килешүе төзү мөмкинлеге турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә.
Сораулар һәм тәкъдимнәр 8(84374) 3-31-19 телефоны буенча кабул ителә.