Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре терроризмны һәм экстремизмны кисәтүгә юнәлдерелгән 3 нче социаль участогында төркемле дәрес үткәрделәр.
Белгечләр «Терроризм-җәмгыятькә янау»темасына мини – лекция белән чыгыш ясадылар. Аннан соң балаларга «Бесланда һәлак булучыларны искә алу» дигән видеоролик күрсәтелде. Яшүсмерләр шулай ук террористик һәм экстремистик идеология күренешләренә түзеп тору атмосферасын тудыруга юнәлтелгән дискуссиядә актив катнаштылар, рольле уеннарда катнаштылар, мәсәлән аларның берсе, экстремаль очракта, мимика һәм ишарәләрне генә кулланып, котылу планын төзүгә багышланган иде.
Чара ахырында катнашучыларга терроризм куркынычы янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмәлекләр таратылды.