Кичә, 14 март көнне Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны кисәтүгә, исәптә торучы гаиләләрдә ата - ана йөкләмәләрен үтәүне контрольдә тотуга юнәлдерелгән чираттагы ведомствоара кичке рейд оештырылды.
Кичке рейд барышында социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган 11 гаиләгә барганнар. Ике гаиләгә авыр тормыш ситуацияләреннән чыгу өчен дәүләт социаль ярдәмен рәсмиләштерү буенча консультация бирелде, бер гаиләгә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре Порталы аша балалар пособиеләрен рәсмиләштерү буенча ярдәм күрсәтелде. Шулай ук чара кысаларында белгечләр профилактик юнәлешле әңгәмәләр үткәрде: торакның санитар торышы, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу, коммуналь хезмәтләрне вакытында түләргә кирәклеге турында.
Барлык гаиләләргә террорчылык куркынычы дәрәҗәсен билгеләгәндә гамәлләр турында белешмәлекләр тапшырылды, экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау мәсьәләләре буенча консультатив ярдәм күрсәтелде.