"Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә "Яхшылык салават күпере" мохтаҗларга ярдәм күрсәтү хәйрия фонды һәм "Игелеклелеккә бергә" оешмасы авыр тормыш шартларына дучар булган гаиләләргә ярдәм йөзеннән акция уздырдылар. Бүлек белгечләре 12 бала тәрбияләнә торган 5 гаиләгә кием-салым, аяк киеме һәм азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.
Әти-әниләр, үз чиратында, әлеге акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.