Чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыруда ярдәм итү максатларында Казан дәүләт аграр университеты механикалаштыру һәм техник сервис институтының һәм агрономия факультетының чыгарылыш курс студентлары өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә. Чара 2019 елның 26 мартында 9.30 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Р. Гареев урамы, 62 йорт, Механизация һәм техник сервис институты бинасы (актлар залы).
Чараның программасы үз эченә ала:
Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм Казан шәһәре предприятиеләре, оешмалары һәм фирмалары вакансияләр ярминкәсе; реклама материалларын күрсәтү белән предприятие, оешмалар һәм фирмалар презентацияләре.
Вакансияләр ярминкәсендә катнашу өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, кадрлар хезмәте белгечләре чакырыла.
Тулырак мәгълүмат (843) 567-46-30 телефоны буенча.