Буада төбәкара конференция узды

2019 елның 16 марты, шимбә

Кичә, 15 мартта, Татарстан Республикасы Буа шәһәренең 2 нче лицее базасында «Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ һәм «И. Н. Ульянов ис.Ульяновск дәүләт педагогика университеты» ЮҺБ ФДБМУ белән берлектә «Хәзерге заман мәгарифе шартларында яшь белгечләрне һөнәри социальләштерү механизмы буларак мәктәп һәм югары уку йортының үзара хезмәттәшлеге» темасы буенча төбәкара конференция узды.

Педагогика фәннәре докторы, техник фәннәр кандидаты, информатика кафедрасы мөдире В. Г. Шубович "Югары уку йортының яшь белгечләрне һөнәри социальләштерүдә эшчәнлеген оештыру" дигән доклад белән чыгыш ясады. Педагогия фәннәре докторы, педагогика һәм социаль эш кафедрасы мөдире М. М. Шубович университет кафедрасына абитуриентларны кабул итү тәртибе белән таныштырды. Лицей укытучылары заманча мәгълүмати һәм педагогик технологияләр кулланып дәресләр һәм мастер - класслар күрсәттеләр. Югары уку йорты укытучылары тарафыннан лицей укытучыларының һөнәри дәрәҗәсенә һәм Конференцияне оештыруга югары бәя бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International