Буа шәһәренең үзәк китапханәсендә "Открой рот" дип исемләнгән китап уку буенча Чемпионат - А. Пушкин, Ә. Еники, Е. Замятин, В. Маяковский,М. Булгаков һ.б. кебек төрле авторларның иҗат әсәрләрен уку буенча ярыш узды.
Чемпионатта катнашкан Буа медицина училищесының 2 нче курс студентлары һәм 5нче гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары яхшы сөйләм техникасын һәм актерлык осталыгын күрсәттеләр. Аеруча аерылып торган буалылар чемпионатта катнашучы дипломнарын алдылар.